Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада канализация чистарткан вакытта агуланып исән калган бердән-бер ир-атны РКБга китергәннәр

Түбән Камада канализация чистарткан вакытта агуланып исән калган бердән-бер ир-атны РКБга китергәннәр

https://tnv.ru

10 Август 2022, 16:59

2164

0

Түбән Камада канализация чистарткан вакытта агуланып исән калган бердән-бер ир-атны РКБга китергәннәр
Республика клиник хастаханәсенең вертолеты Түбән Камада канализацияне чистарту вакытында агуланып бердәнбер исән калган ир-атны Казанга китерде, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Зыян күрүче ИВЛ аппаратына тоташтырылган һәм бик авыр хәлдә ята. Аны реанимобиль ярдәмендә 7нче Шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлегенә китерәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама районының Каенлы авылында канализацияне чистарту вакытында газ белән агуланып өч кеше — икесе урында ук, берсе Түбән Кама үзәк хастаханәсендә һәлак булган.

Фото: пресс-служба РКБ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров