Онлайн трансляция

Свернуть

Колсәеттә су белән тәэмин итү туктатылачак

Колсәеттә су белән тәэмин итү туктатылачак

https://tnv.ru

15 Август 2022, 09:44

16 август Казанның Совет районындагы Колсәет поселогында су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу авария эшләрен башкару белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Су бу җирлектәге барлык йортларында 9:00 дән 21:00гә кадәр булмаячак, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП.

Су белән автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар