Онлайн трансляция

Свернуть

Казанга "Великолепный век" йолдызы киләчәк

Казанга "Великолепный век" йолдызы киләчәк

https://tnv.ru

16 Август 2022, 12:10

663

0

Казанга "Великолепный век" йолдызы киләчәк
Татарстан башкаласына XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында "Великолепный век" төрек сериалы актеры Нуман Чакыр киләчәк.

Казан мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, Казанга танылган кинорежиссер Наргес Әбьяр төшергән фильмнардан актерлар килүе көтелә.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Казанга күп кенә билгеле кешеләр киләчәк. Алар арасында Олеся Судзиловская, Иван Колесников, Наталья Варлей, Тимур Гарәфетдинов, Максим Лагашкин, Александр Панкратов-Черный һәм Валдис Пельш бар.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә үткәрелә.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров