Онлайн трансляция

Свернуть

20 август Казанда кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк

20 август Казанда кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк

https://tnv.ru

16 Август 2022, 13:16

479

0

20 август Казанда кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк
20 августта, «Казан триатлоны – 2022» бөтенроссия ярышлары узгачак. Бу көнне шәһәрдә кайбер маршрутлар буенча автобуслар хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

20 август 12:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр маршрутлардан кайбер тукталышларны төшереп калачак.

Миллениум күпереннән Ф.Әмирхан урамы буенча йөри торган 28а, 43 нче, 54 санлы автобуслар хәрәкәте схемасыннан «РФ Герое Алексей Козин урамы», «С.Хәким урамы», «Чистай урамы» тукталышлары төшереп калдырылачак;

Ф.Әмирхан урамы буенча Миллениум күпере юнәлешендә йөри торган 28нче, 43нче, 54нче санлы автобуслар хәрәкәте схемасыннан «С.Хәким урамы» һәм «Чистай урамы» тукталышлары төшереп калдырылачак;

Чистай урамы буенча Су спорт төрләре сарае юнәлешендә йөрүче 74 нче, 75 нче санлы автобуслар хәрәкәте схемасыннан «Су спорт төрләре сарае» тукталышы төшереп калдырылачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Транспорт комитетында.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров