Онлайн трансляция

Свернуть

Авырмас өчен: авыручыларның саны арту белән бәйле рәвештә, битлекне кайтарган коллективлар бар

Авырмас өчен: авыручыларның саны арту белән бәйле рәвештә, битлекне кайтарган коллективлар бар

https://tnv.ru

16 Август 2022, 13:49

514

0

Авырмас өчен: авыручыларның саны арту белән бәйле рәвештә, битлекне кайтарган коллективлар бар
Татарстанда битлек реҗимы әлегә мәҗбүри кертелми, ул оешма-предприятиеләр ихтыярында булачак. Әмма коронавирус белән авыручыларның саны арту белән бәйле рәвештә, битлекне кайтарган коллективлар бар инде.

Соңгы тәүлектә Республикада тагын 94 кешегә ковид диагнозы куелган. Көзгә таба хәл тагын да кискенләшергә мөмкин. Шуңа күрә шимбә көнне Татарстан Президенты ревакцинация узарга һәм оешмаларда битлек режимын кайтарырга киңәш иткән иде. Үзеңне һәм якыннарыңны авырудан саклар өчен тагын нишләргә?

Хәзер Татарстанда көненә уртача мең ярым кеше прививка ясата. Ләкин бу бик аз, ди белгечләр. Соңгы өч атнада хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр ике тапкырга диярлек күбәйгән. Араларында өлкән яшьтәгеләр күп. Менә Яр Чаллының кызыл зонасы. Һәркем дәваланып чыгасына өмет итә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров