Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның өч районында африка чумасы таралуны туктатыр өчен оператив чаралар күрәләр

Татарстанның өч районында африка чумасы таралуны туктатыр өчен оператив чаралар күрәләр

https://tnv.ru

16 Август 2022, 14:17

782

0

Татарстанның өч районында африка чумасы таралуны туктатыр өчен оператив чаралар күрәләр
Бүгенгә Татарстанның Спасс, Югары Ослан, Мамадыш районында африка чумасы таралуны туктатыр өчен оператив чаралар күрәләр. Мондагы хуҗалыкларда 6 мең баш дуңгыз юк ителгән инде. Алар карантин кертелгән куркыныч зонага карый.

Соңгы тапкыр Татарстанда африка чумасын 2016нчы елда Нурлатта тапкан иделәр. Ул вакытта нибары 400 дуңгызны бетерү белән чир тукталды. Быелгысы күпкә колачлырак. ТНВ хәбәрчеләре Мамадышка юл тотты һәм карантиндагы яшәеш белән танышты.

Африка чумасы кешеләр һәм башка хайваннар өчен куркыныч түгел. Ә менә авыруны һәркем бер җирдән икенче урынга күчерергә һәм үзе дә сизмәстән дуңгызларга ияртергә мөмкин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров