Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда биш яшьлек кызны сукбай эт һөҗүм иткәннән соң хастаханәгә салганнар

Татарстанда биш яшьлек кызны сукбай эт һөҗүм иткәннән соң хастаханәгә салганнар

https://tnv.ru

16 Август 2022, 15:17

940

0

Татарстанда биш яшьлек кызны сукбай эт һөҗүм иткәннән соң хастаханәгә салганнар
Татарстанның Кукмара районында аяныч хәл булган. Балалар бакчасында уйнаган вакытта, 5 яшьлек кызга 11 яшьлек ике малайга сукбай эт ташланган. Бу хәл кичә Жилой Рудник бистәсендә булган.

«Ваемсызлык» маддәсе буенча  җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Зыян күрүчеләрнең барысы да төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелгән. Иң күбе кечкенә кыз зыян күргән. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң малайларны өйләренә җибәргәннәр, ә кыз Кукмара үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенә эләгә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров