Онлайн трансляция

Свернуть

Азнакайда 48 яшьлек ир-ат җиһазландырылмаган урында коенып үлгән

Азнакайда 48 яшьлек ир-ат җиһазландырылмаган урында коенып үлгән

https://tnv.ru

17 Август 2022, 10:40

2344

0

Азнакайда 48 яшьлек ир-ат җиһазландырылмаган урында коенып үлгән
Кичә көндез 48 яшьлек ир-ат Татарстанның Азнакай районы Мәнәүз авылы буасында батып үлгән, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Урынга килгән водолаз төркеме ярдан 60 метр ераклыкта өч метрлы тирәнлектән мәет чыгарганнар. Фаҗиганең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында коену.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәткә сулыкларда куркынычсызлык мәсьәләләре буенча халык арасында профилактик эшне көчәйтергә кушты. Үлемнең төп сәбәбе итеп Татарстан лидеры моның өчен җиһазланмаган урыннарда коенуны атады.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров