Онлайн трансляция

Свернуть

Ялган полиция хезмәткәрләре казанлыны 200 мең сумга алдаган

Ялган полиция хезмәткәрләре казанлыны 200 мең сумга алдаган

https://tnv.ru

17 Август 2022, 14:57

998

0

Ялган полиция хезмәткәрләре казанлыны 200 мең сумга алдаган
Казанның Совет районында яшәүче бер ханым мошенниклар корбаны булган һәм 200 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

15 августта хатынга билгесез кеше шалтырата, ул үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Мошенник хатын-кызның бер туганы юл-транспорт һәлакәте катнашучысы булган, әлеге вакыйгада бер кыз нык зыян күргән һәм хәзер аңа кыйммәтле операция таләп ителә, дип җиткерә. Билгесез кеше тиз арада акча әзерләргә куша. Зыян күрүче аңа үзендә нибары 200 мең сум гына булуын хәбәр итә. Ир бу хакта беркемгә дә сөйләмәскә һәм кесә телефонын өзмәскә куша.

Мошенник акча артыннан аның танышы киләчәклеген җиткерә. Акчаны билгесез затларга тапшыргач, ханым үзенең туганы белән элемтәгә керә һәм аның белән барысы да тәртиптә булуын аңлый.

Тикшерү органнары «Мошенниклык» билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров