https://tnv.ru
18 Август 2022, 10:53
690
0
Быел Татарстанда коену сезоны башланганнан бирле, 43 кеше батып үлгән. Шуларның 7се балалар.

Сулыкларда батып үлүчеләр саны артуның төп сәбәбе — коену өчен каралмаган урыннарда су керү. Ә йөзәргә яраклы сулыкларда батып үлүчеләр берничә генә.
Республиканың 43 районына — су керү өчен җиһазландырылган 48 урын бар. Ә кайбер районнарда берәү дә юк. Узган шимбә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов пляжлар санын арттыру бурычын куйды. Сулыклар һәм алардагы иминлек игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Рөхсәт ителгән урыннарның җитмәве ни рәвешле фаҗигаләр күрсәткеченә йогынты ясый? Бу хакта ТНВ репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0