Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Волгоград урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Волгоград урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

19 Август 2022, 12:37

692

0

Бу магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле.

Казанда Волгоград урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк
Казанда Волгоград урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Чикләнү ике этаптан торачак дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бу магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле.

22 августтан 29 августка кадәр юл өлешчә ябылачак һәм Волгоград урамы буенча – Короленко урамы белән кисешкән урында (Маршал Чуйков урамына таба автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә) – җәяүлеләр кичүе тулысынча ябылачак.

30 августтан 6 сентябрьгә кадәр Волгоград урамы буенча – Короленко урамы белән кисешкән урында (Хөсәенов Ямашев проспекты ягына таба автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә) юл өлешчә һәм җәяүлеләр кичүе тулысынча ябылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров