Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бер пенсионер мошенниклардан алдануга юл куймаган

Татарстанда бер пенсионер мошенниклардан алдануга юл куймаган

https://tnv.ru

19 Август 2022, 13:00

864

0

Татарстанда бер пенсионер мошенниклардан алдануга юл куймаган
Безнең сайтны укучылар мошенниклар тозагына эләккән татарстанлылар турында күп язды. Бүген без алдануга юл куймаган уяу ханым турында язабыз.

Казанда яшәүче пенсионер ханым, мошенниклар аннан 400 мең сум акча таләп иткәч, полициягә мөрәҗәгать иткән. Шунда ук мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятькә катнашы булган затларны ачыклый.

Пенсионерның сүзләренә караганда, берничә көн элек аңа билгесез ханым шалтыраткан. Ул зыян күрүченең күршесе юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм аңа кыйммәтле операция кирәк, дип хәбәр иткән. Пенсионер ханым ышанмаган һәм сөйләшүне өзгән. Күршесе белән элемтәгә кереп, ул аны алдарга теләгәннәрен аңлаган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров