Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда шторм кисәтүе 29 августка кадәр озайтылды

Татарстанда шторм кисәтүе 29 августка кадәр озайтылды

https://tnv.ru

19 Август 2022, 15:45

962

0

Татарстанда шторм кисәтүе 29 августка кадәр озайтылды
Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика җирлегендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтүен озайтты.

"2022 елның 20-29 августында Татарстан Республикасы җирлегендә урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак", — диелә ведомство хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе порталында урман янгыны зонасына эләксәгез, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тулырак белешмә бастырылды. Аның белән сез ведомство сайтында таныша аласыз.

Фото: 16.mchs.gov.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров