https://tnv.ru
30 Август 2022, 16:22
308
0

Казанның Идел буе районында капиталь ремонтланган 13 нче номерлы «Сандугач» китапханәсе янындагы территорияне төзекләндерү тәмамланган.
Шәһәр һәм Республика көненә учреждение каршында бәйрәмнәр өчен мәйдан барлыкка килде, ә Мәүлетов урамындагы күрше ишегалды республика программасы буенча үзгәртелгән.
Бүген РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты Александр Розенбаум төзекләндерү нәтиҗәләрен бәяләде,дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Без шәһәребез тагын да матуррак булсын өчен тырышабыз, шуңа күрә ел саен эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашырабыз. Минем теләгем – бу ишегалдында эшләгәннәрнең барысын да саклагыз, яңартылган территория сезнең һәм балаларыгыз өчен озак еллар хезмәт итсен», - дигән Рөстәм Миңнеханов.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0