Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында яңа футбол манежы ачуда катнашкан

Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында яңа футбол манежы ачуда катнашкан

https://tnv.ru

02 Сентябрь 2022, 11:30

823

0

Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында яңа футбол манежы ачуда катнашкан
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында яңа футбол манежы ачуда катнашкан. Ябык футбол манежы «Спорт – тормыш нормасы» илкүләм проектының «Демография» федераль проекты һәм «Аз чыгымлы спорт корылмаларын төзү һәм УСП» республика программасы кысаларында төзелгән, дип хәбәр итә Президент матбугат хезмәте.

Каркас-тент өслекле һәм 20-40 м зурлыктагы футбол аланы булган объект административ һәм уен зонасын үз эченә ала. Административ блокта 12 кеше өчен 2 чишенү бүлмәсе, спорт җиһазлары өчен инвентарь бүлмәсе, тренер өчен бүлмә, процедура пункты булган башлангыч медицина ярдәме күрсәтү бүлмәсе, индивидуаль җылылык пункты урнашкан.

Спорт объектын ачуда чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барысын да бу вакыйга һәм 1 сентябрь – Белем көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, безнең климат зонасында футбол елның җылы вакытында гына уйнарга мөмкин, һәм бу, әлбәттә, зур җитешсезлек. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, башка илләр тәҗрибәсен өйрәнү өчен Татарстан делегациясе хәтта Исландиягә дә очты – мондый кечкенә илнең югары дәрәҗәдә футбол уйнавын аңлау өчен. Нәтиҗәдә ябык спорт ареналарын төзү турында карар кабул ителде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, башта республикада зур манежлар төзегәннәр. Ә хәзер ел саен 5-6 спорт манежы тапшырыла.

Алабуга районында спорт манежын ачу тантанасында ТР спорт министры Владимир Леонов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашкан.

Исегезгә төшерәбез, Алабугада футбол сөючеләр яши. Казанда узачак Татарстан Кубогы финалына да Алабугалар чыккан. Матч «Үзәк» стадионда 3 сентябрь 13:00 сәгатьтә башлана.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров