https://tnv.ru
08 Сентябрь 2022, 09:47
627
0

«Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казанның Константиновка бистәсендәге Полевая урамында янгын чыккан. Тиешле хәбәр 101 номерына кичә 18:36 сәгатьтә килеп ирешкән.
Урында ут белән көрәшүчеләр ялкын телләре шәхси кирпеч йортның чарлагын һәм аскы катның бер өлешен ялмап алуын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, хуҗабикә йорттан ике яшьлек улын урамга алып чыгып өлгергән.
20:50 сәгатьтә янгынны сүндерүгә ирешкәннәр. Зыян күрүчеләр булмавы хәбәр ителә. Янгын электр җиһазын урнаштыру һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
Фото: МЧС РТ

Бүлешергә
Комментарии 0