https://tnv.ru
07 Сентябрь 2022, 17:29
760
0

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында Алма бәйрәме узган. Авылның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының гүзәл затлары, хуҗабикәләр ниләр генә әзерләмәгән - алманы киптергәннәр, кайнатканнар, компот япканнар, как ясаганнар, бәлешен пешергәннәр.
"Уңган, булган ханымнарыбыз бәйрәмгә дә төрле ризыклар белән килгән иде. һәм ул элеккеге уеннарыбыз, җыр-бию белән үрелеп барды. Әлбәттә, авылыбыз хәзрәте Равил Кадыйров очрашуны изге догадан башлап җибәрде. Ил-көннәребез тыныч булып, кабат шундый бәйрәмнәрдә очрашулар насыйп булсын, - дип сөйләгән "Яшел Үзән" газетасына Олы Ачасыр мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Зыятдинова.
Фото: yashel-uzan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0