Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда керәшен биюе буенча мастер-класс узачак

Казанда керәшен биюе буенча мастер-класс узачак

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2022, 17:43

590

0

Мастер-класс керәшен мәдәни-агарту газетасы белән берлектә шәһәр Мэриясе тарафыннан оештырыла.

Казанда керәшен биюе буенча мастер-класс узачак
15 сентябрьдә Казанда татар телендә керәшен биюе буенча мастер-класс узачак. «Харәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларындагы дәрес әлеге сезонда соңгысы булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Мастер-классны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак. Алар перформанс оештырачак һәм керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәтәчәкләр.

Чара «Фестиваль» бульварында узачак, дәрес 17:30 сәгатьтә башлана. Мастер-класска керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров