Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Чернышевский урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.

Казанда Чернышевский урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2022, 09:40

373

0

Бу электр кабель трассасын салу эшләренә бәйле.

Казанда Чернышевский урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
Казанда Чернышевский урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Бу электр кабель трассасын салу эшләренә бәйле, дип хәбәр ителә Казан мэриясе матбугат хезмәтендә.

Чикләүләр 14-27нче сентябрьгә туры киләчәк. Бу вакытта машина юлы өлешчә, ә Чернышевский урамындагы 5/4 номерлы йорт янындагы участокта тротуар тулысынча ябылачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 9 сентябрьдән алып 14 сентябрьгә кадәр Гагарин, Жилищная һәм Силикат урамнары участокларында автомобиль транспорты хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу урта басымлы газ линиясен тоташтыру эшләре белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров