https://tnv.ru
13 Сентябрь 2022, 12:45
2545
0
Казанда Гадел Кутуй урамында хәрәкәтне чикләү озайтылган. Бу инженерлык челтәрләрен төзекләндерү белән бәйле, диелә Казан мэриясенең рәсми порталында.
30 сентябрьгә кадәр Родина урамындагы 24нче йортның 2нче корпусыннан алып, Родина һәм Гадел Кутуй урамнары кисешкән урынга кадәр хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк.
Шулай ук, бүген Татарстан башкаласында Гвардия урамында төзелә торган Вознесение тракты белән кисешкән урында транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрде.
Кече Крыловка урамында да автомобиль транспорты хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр.
Фото:

Бүлешергә
Комментарии 0