https://tnv.ru
14 Сентябрь 2022, 11:56
747
0
![Юдинода мәктәп янында пычак белән йөргән исерек ир-атны тоткарлаганнар](https://i.tnv.ru/iblock/7e7/7e7fcf8e0f1ea8c0db0f1033b53f1385/5s5wuybYqPlCVqB6wanxly3nZtkNCeHrL_P_FV5p_BHQJNQDUE6ffIbj0xEOwViZLQEjxEdk90O3Jl3ZqvitD8SK.jpg)
Кичә кич полициягә Юдино бистәсендәге бер мәктәп янында бер ир-ат пычак белән йөри дигән хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Тәртип сакчылары уку йорты яныннан ике исерек ирне ачыклый. Шул вакытта алар арасында низаг чыга – ир-атлар сүгенә башлый. Шуннан соң аларның берсе пычак чыгарып, мәктәп стенасына бәргәли. Бу хәлнең шаһиты булган укытучы мәктәп сакчысына мөрәҗәгать итә, ә тегесе үз чиратында исерек ир-атларны куып чыгарырга тырыша. Ләкин ирләр сакчының үтенечен санга сукмый һәм конфликтны дәвам итә.
Сакчы полициягә шалтырата. Ир-атларның берсе тоткарлана. Ул Казанда яшәүче 34 яшьлек кеше була. Ир-ат бик нык исергәнлеген һәм беркемгә дә зыян китерергә җыенмаганлыгын аңлаткан.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0