Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җылылык бирә башлау көне билгеле

Казанда җылылык бирә башлау көне билгеле

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2022, 17:18

811

0

Казанда җылылык бирә башлау көне билгеле
Казанда җылыту сезоны 20 сентябрьдә башланачак. Бу хакта мэриянең рәсми порталында хәбәр ителә. Татарстан башкаласында сезон башланырга йортларның 98,6%ы инде әзер.

Җылылык белән тәэмин итү шәһәрнең социаль объектларында башланган инде. Хәзерге вакытта 162 балалар бакчасы, 35 мәктәп һәм сигез хастаханә җылылык белән тәэмин ителгән.

Яр Чаллы шәһәре торак йортларында җылылык 26 сентябрьдә бирелә башлый дип язган идек.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров