Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районында «Катык» фестивале үткәрелгән

Яшел Үзән районында «Катык» фестивале үткәрелгән

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2022, 10:45

1245

0

Яшел Үзән районында «Катык» фестивале үткәрелгән
Яшел Үзән районында Беренче тапкыр «Катык» этно фестивале үткәрелгән. Чараны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ачкан.

"Без сезнең белән тарихи вакыйгада катнашабыз - бу Татарстан республикасында беренче "Катык" этно фестивале. Мин ышанам, ул алдагы елларда үсәчәк, тагын да масштаблырак, традицион булачак. Ләкин бүген без яңа хикәягә старт бирәбез. Бәйрәм белән, дусларым!" - дип Михаил Афанасьев сүзләрен "Яшел Үзән" газетасы җиткерә.

Фестивальнең аерым статусын РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ассызыклаган.

Мәйданчыкларда Татарстаннан, шулай ук Чувашия һәм Мари Иленнән фольклор төркемнәр чыгыш ясаган. Теләге булганнар өчен катык әзерләү һәм аның дегустациясе, чигү, курчаклар ясау буенча мастер-класслар оештырылды. Шулай ук фестиваль кысаларында халык осталары эшләнмәләре ярминкәсе, фермер экопродуктлары ярминкәсе узды.

Фото: "Яшел Үзән" газетасы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров