Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Каюм, Эдгар, Ян, Зиннәт, Стефания, Серафим һәм Рафаэлла
https://tnv.ru
20 Сентябрь 2022, 13:47
790
0

Узган атнада, 12 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 351 бала — 170 малай һәм 181 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 292 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 1190 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4970 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Лев, Әскәр, Марк, Кәрим, Амелия, София, Асия һәм Элина булган, ә иң сирәк исемнәр – Каюм, Эдгар, Ян, Зиннәт, Стефания, Василина, Серафим һәм Рафаэлла.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0