Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда җылылык өчен тарифлар 6,7% артачак

Татарстанда җылылык өчен тарифлар 6,7% артачак

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2022, 15:38

1484

0

Татарстанда җылылык өчен тарифлар 6,7% артачак
2022 елның 1 июленнән Татарстанда Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның 6,7% артуы турында Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин искә төшерде.

Аерым алганда, министр сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләргә 1 Гкал җылылык энергиясе өчен уртача 2 012,34 сум түләргә туры киләчәк.

Айзатуллин билгеләп үткәнчә, җылылык энергиясе чыгымының артуы температура режимына турыдан-туры бәйле.

Фото: социаль челтәрләр

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров