Онлайн трансляция

Свернуть

Бүгеннән Әхтәмов һәм Тукай урамнары буйлап хәрәкәт чикләнәчәк

Бүгеннән Әхтәмов һәм Тукай урамнары буйлап хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2022, 10:52

1322

0

Бүгеннән Әхтәмов һәм Тукай урамнары буйлап хәрәкәт чикләнәчәк
Казанда Әхтәмов һәм Тукай урамнарында автомобиль транспорты хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Бу Тукай урамындагы торак йортка электр кабель трассасын китерү белән бәйле, диелә Казан шәһәренең рәсми порталында.

26 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Тукай урамы буенча 86нчы санлы бина янындагы тротуарны өлешчә, Әхтәмов урамы буенча 18а санлы йорт янындагы участокта юлны һәм тротуарны тулысынча ябачаклар.

Әхтәмов һәм Тукай урамнары кисешкән урында Әхтәмов урамы буенча 18а санлы йорт янындагы тротуарны тулысынча ябачаклар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров