Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Амиль, Амаль, Лея, Вирсавия һәм Назыйм

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Амиль, Амаль, Лея, Вирсавия һәм Назыйм

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2022, 10:52

700

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Амиль, Амаль, Лея, Вирсавия һәм Назыйм
Узган атнада, 19 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 388 бала — 209 малай һәм 179 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 399 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 1200 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 5440 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Илья, Марк, Макар, Александр, Әмир, Софья, Ясминә, Есения һәм Диана булган, ә иң сирәк исемнәр –  Мөнир, Святослав, Амиль, Назыйм, Лея, Вирсавия һәм Амаль.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров