Онлайн трансляция

Свернуть

Аэропорттан Казанга кадәр өстәмә шәһәр яны поезды йөри башлый

Аэропорттан Казанга кадәр өстәмә шәһәр яны поезды йөри башлый

https://tnv.ru

29 Сентябрь 2022, 15:36

453

0

Аэропорттан Казанга кадәр өстәмә шәһәр яны поезды йөри башлый
1 октябрьдән Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поезды йөриячәк. Пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен җәдвәлгә үзгәрешләр кертелә.

6713 номерлы поезд Аэропорт станциясеннән көн саен 20:35 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 21:05 сәгатьтә килер дип көтелә. Поезд Юбилейная, Комбинат, Березовая роща, Вахитово станцияләрендә тукталыш ясаячак, диелә Казан шәһәренең рәсми порталында.

Казан – Аэропорт – Казан маршрутына 2015 елдан «Содружество» шәһәр яны компаниясе хезмәт күрсәтә. Көн саен 6 пар поезд йөри, хәрәкәт җәдвәле халыкара аэропортның очыш графигын исәпкә алып эшләнгән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров