Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру комплексы ачылды

Казанда «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру комплексы ачылды

https://tnv.ru

14 Октябрь 2022, 10:35

72

0

Казанда «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру комплексы ачылды
Татарстан башкаласында «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру комплексы ачылды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халитов урамында транспорт-күчеп утыру комплексы һәм шәһәр яны электр поездларында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү, контроль һәм исәпкә алу системасы павильонының яңа бинасы төзелде, шулай ук пассажир платформалары өлешчә реконструкцияләнде. Тәүлеклек пассажирлар агымы якынча 2,3 мең кеше булыр дип көтелә.

Транспорт-күчеп утыру комплексы төзелеше проекты – республикада беренче, дип билгеләп үтте ТР премьер-министры Алексей Песошин объектны ачу тантанасында. «Бик яхшы төзекләндерелгән, пассажирлар уңайлыгы өчен барысы да эшләнгән. Бу республикада мондый соңгы проект булмас дип ышанабыз», – диде ул.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров