Онлайн трансляция

Свернуть

Ярдәм итүчеләр янәшәдә генә - видео

Ярдәм итүчеләр янәшәдә генә - видео

https://tnv.ru

17 Октябрь 2022, 15:27

95

0

Ярдәм итүчеләр янәшәдә генә - видео
Бу атнада Татарстанда кабаттан "Ярдәм янәшә" хәрәкәте эшли башлады. Пандемиянең иң катлаулы чорында барлыкка килгән волонтерлык берлеге, ул чакта ярдәм итүчеләрне берләштергән иде. Хәзер исә алар өлешчә мобилизация буенча чакырылучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәчәк.

Һәр булдыралган кеше ярдәм итәргә тырыша. Айдар Хисмәтуллин - десантчы. Армиядән соң Чечняда хезмәт иткән. Өлешчә мобилизация башлангач ук ул, десантчы егетләр белән очрашып, ярдәм җыя башлый. Бушлатның җылысы, ким дигәндә ике пар аяк киеме, тир сеңдерүчән эчке кием һәм башкалар. Балтачтан киткән 116 егетнең һәрберсенә әнә шундый комплект туплаганнар. Болар барысы да район халкы ярдәме белән эшләнә. Алар өч миллион сумнан артык акча җыйган. Тулырак ТНВ репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров