Онлайн трансляция

Свернуть

Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре: Казанда 1,3 миллионнан артык кеше яши

Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре: Казанда 1,3 миллионнан артык кеше яши

https://tnv.ru

19 Октябрь 2022, 14:40

52

0

Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре: Казанда 1,3 миллионнан артык кеше яши
Татарстанда 4 млн 4 809 кеше, Казанда 1 млн 308 мең 660 кеше яши. Бүген Татарстанстат 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның йомгаклау мәгълүматларын бастырып чыгарды.

Казанда яшәүчеләрнең 592 мең 360ы – ирләр һәм 716 мең 300е – хатын-кызлар. Шәһәрнең иң күп кеше яшәгән участогы – Совет районы, биредә 336 мең 927 казанлы яши (151 мең 842 ир-ат һәм 185 мең 85 хатын-кыз). Идел буе районында 272 мең 527 кеше исәпләнә (124 мең 842 ир-ат һәм 147 мең 685 хатын-кыз), Яңа Савин районында – 222 мең 926 кеше (98 мең 650 ир-ат һәм 124 мең 276 хатын-кыз).

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алу Россиянең барлык субъектларында 2021 елның 15 октябрендә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итте.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров