Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава торышы бозылырга мөмкин

Татарстанда һава торышы бозылырга мөмкин

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2022, 16:32

126

0

Татарстанда һава торышы бозылырга мөмкин
Чәршәмбе, 2 ноябрьдә, Татарстан җирлегендә һава шартларының начарлануы көтелә. Республикада кар яву, буран һәм төньяк-көнбатыш җилнең 15-18 м/с кадәр көчәю ихтималы бар.

Синоптиклар фаразлары буенча, алдагы төндә Татарстанда һава температурасы 0..-3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез иң югары һава температурасы 0..+3 градус булачак.

Казанда төнлә термометр баганалары 0..-2 градус билгесенә төшәчәк. Көндез шәһәрдә һава 0..+2 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык хасил булырга һәм кар көртләре ятарга мөмкин.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров