Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда дүрт бала газ белән агуланган

Татарстанда дүрт бала газ белән агуланган

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2022, 11:35

513

0

Татарстанда дүрт бала газ белән агуланган
Татарстанның Азнакай районында ашыгыч рәвештә 4 баланы хастаханәгә алып килгәннәр. Алар исле газ белән агуланды, дип хәбәр итә Россиянең ТР буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәте.

Балалар Азнакайның Нефтяниклар урамында урнашкан йортларның берсендә агуланганнар. Бу вакытта алар өйдә әниләре һәм апалары белән булганнар. Балаларның тончыга башлаганын сизгәч, ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 18 яшьлек хатын-кыз, 2016, 2020, 2022 елгы малайлар һәм 2018 елгы кыз зыян күрүен әйттеләр. Алар барысы да авыр хәлдә Азнакай район үзәк хастаханәсенә китерелгән.

Факт буенча «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров