Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән татарстанлыларны урнаштыру пунктларында булды - видео

Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән татарстанлыларны урнаштыру пунктларында булды - видео

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2022, 09:45

292

0

Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән татарстанлыларны урнаштыру пунктларында булды - видео
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы танк полигонында булды. Ул мобилизацияләнгәннәрнең яшәү шартлары белән танышты, ашханәне, хәрби хезмәткәрләр өчен палаткалы лагерьны карады, дип хәбәр итә Президент матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук полигонда барган өйрәнүләрне күзәткән, ату урынын караган, егетләр белән аралашкан.

Рөстәм Миңнеханов "Казанэкспо" да булган. Биредә мобилизацияләнгән егетләрнең яшәү урыны. Ул мобилизацияләнгән резервистларның яшәү шартлары белән дә танышкан, хәрби хезмәткәрләрнең сугыш алып бару тактикасын, ату күнекмәләрен, корал белән эш итү, шартлы рәвештә яраланучыларга беренче ярдәм күрсәтү белән танышкан.




фото и видео: пресс-служба президента РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров