Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Совет районы йортларында су бетәчәк

Бүген Совет районы йортларында су бетәчәк

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2022, 10:31

95

0

Бүген Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бетеп торачак. Бу Минск урамындагы суүткәргечтә булган авария белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

10:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр 54 күпфатирлы торак йортта, 4 балалар бакчасында, 2 мәктәптә һәм 10 административ бинада, шулай ук Вознесение бистәсендәге кайбер шәхси йортларда су булмаячак.

Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, шалтыратулар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар