Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда -10 градуска кадәр суытачак

Иртәгә Татарстанда -10 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2022, 16:26

81

0

Иртәгә Татарстанда -10 градуска кадәр суытачак
Чәршәмбе, 16 ноябрьдә, Татарстан җирлегендә явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык.

Синоптиклар фаразлары буенча, алдагы төндә республикада һава температурасы -5..-10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез иң югары һава температурасы -1..-6 градус булачак.

Казанда төнлә термометр баганалары -7..-9 градус билгеләренә төшәчәк. Көндез һава -3..-5 градуска кадәр җылыначак.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров