Онлайн трансляция

Свернуть

Мамадышта бозда йоклап киткән балыкчыны коткарганнар

Мамадышта бозда йоклап киткән балыкчыны коткарганнар

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2022, 13:16

316

0

Мамадышта бозда йоклап киткән балыкчыны коткарганнар
Кичә көндез боз өстендә йоклаган Нократ елгасы балыкчысына коткаручылар ярдәме кирәк булган. Бу хәл Мамадыштагы "Яшьлек» паркы каршында булды, дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Ашыгыч хезмәтләргә шаһитлар шалтыраткан. Алар бу кешене бозда күргәннәр. Янәшәсендә балык тоту кирәк-яраклары, букча яткан.

Бу урынга зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килгән. Алар балыкчыны уятканнар һәм ярга алып чыкканнар.



Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров