Онлайн трансляция

Свернуть

Балалар бакчасы ишегалдында җир убылып төшкән - видео

Балалар бакчасы ишегалдында җир убылып төшкән - видео

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2022, 12:37

66

0

Балалар бакчасы ишегалдында җир убылып төшкән - видео
Кичә башкаланың "Салават күпере" микрорайондагы 45нче балалар бакчасында җир убылды. Аның территориясендә төзүчеләр, проектлаучылар, геологлар эшләде.

Чит кешеләрне кертмиләр. Монда ялларда гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Шимбә иртән балалар бакчасы территориясендә җир убыла. Сабыйлар уйный торган кечкенә өй 4 метр ярым тирәнлеккә төшеп киткән. Бәхеткә, бакчада ул көнне кеше булмый.

Хәзер балаларны башка бакчаларга җибәргәннәр. Микрорайонда болай да урын кытлыгы булуын исәпкә алсак, әлеге хәл аны тагын да катлауландыра. Әлеге мәсәләгә карата төрле як фикерен ТНВ хәбәрчесе Фәйрүзә Мәҗитова тыңлады.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров