Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яңа туган балалары булган мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары кертелде

Татарстанда яңа туган балалары булган мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары кертелде

https://tnv.ru

06 Декабрь 2022, 15:22

86

0

Татарстанда яңа туган балалары булган мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары кертелде
Татарстанда яңа туган балалары булган мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен балалар кирәк-яраклары белән тәэмин итәчәкләр. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документ нигезендә, ТР территориясендә даими яшәүче гаиләләр өчен өстәмә ярдәм чарасы кертелә. Сүз РФ Кораллы Көчләренә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган махсус хәрби операциядә катнашучылар, «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләр һәм ирекле хезмәткәрләр турында бара.

Элегрәк мондый ярдәм чарасы җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр өчен генә иде.

Карарнең гамәлдә булуы агымдагы елның 20 нче октябреннән билгеләнгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

Ярдәм чарасын алу өчен хатын-кызга иренең махсус хәрби операциядә булуын раслаучы документлар, шулай ук җан башына уртача керем турындагы белешмә бирергә кирәк.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров