https://tnv.ru
07 Декабрь 2022, 16:31
324
0
8 декабрьдә республика территориясендә явым-төшем көтелми, әмма -28 градуска кадәр суытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Синоптиклар фаразлары буенча, төнлә һава температурасы -16..-21 градуска, аязганда -23..-28 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары -11...-16 градус билгеләргә күтәреләчәк.
Татарстан башкаласында төнлә -16...-18 градуска кадәр суыта. Көндез Казанда һаваның максималь температурасы -11...-13 градус көтелә. Юлларда бозлавык.
Фото: соц.сети

Бүлешергә
Комментарии 0