Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 46 яшьлек ханымны мошенниклар зур суммаган алдаган

Казанда 46 яшьлек ханымны мошенниклар зур суммаган алдаган

https://tnv.ru

07 Декабрь 2022, 17:39

87

0

Казанда 46 яшьлек ханымны мошенниклар зур суммаган алдаган
ТР башкаласында яшәүче 46 яшьлек ханым мошенниклар аркасында 350 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүченең сүзләренә караганда, аның кесә телефонына билгесез ир-ат шалтыраткан. Ул әңгәмәдәшен аңа карата мошенник гамәлләре кылынуына һәм акчаларның рөхсәтсез күчерелүенә ышандырган.

Карак хатынны 350 мең сумлык кредит алырга һәм билгесез счетларга акча күчерергә күндергән. 94 мең сумны да күчергән булыр иде, вакытында туктап калып, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров