Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 73 яшьлек пенсионерны 120 мең сумга алдаганнар

Казанда 73 яшьлек пенсионерны 120 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

08 Декабрь 2022, 17:36

126

0

Казанда 73 яшьлек пенсионерны 120 мең сумга алдаганнар
Казанда яшәүче 73 яшьлек ханым мошенниклар корбаны булган. Ханымны телефон аша 120 мең сумга алдаганнар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсионер ханым телефонны ала һәм трубкада "кызы"ның тавышын ишетә. Әңгәмәдәше юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын һәм аңа акча кирәклеген әйтә.

Өлкән яшьтәге хатын җинаятьчеләргә ышанган һәм кызы белән элемтәгә кереп тормаган. Нәтиҗәдә, ул килгән курьерга 120 мең сум акча биреп җибәргән. Соңрак пенсионер аны алдаганнарын аңлаган һәм ярдәм сорап полицейскийларга мөрәҗәгать иткән.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров