Онлайн трансляция

Свернуть

Авыручылар күпме яисә җитештермиләрме? Ни өчен Татарстан даруханәләрендә кайбер даруларны табып булмый?

Авыручылар күпме яисә җитештермиләрме? Ни өчен Татарстан даруханәләрендә кайбер даруларны табып булмый?

https://tnv.ru

08 Декабрь 2022, 16:51

77

0

Авыручылар күпме яисә җитештермиләрме? Ни өчен Татарстан даруханәләрендә кайбер даруларны табып булмый?
Казан даруханәләрендә амоксиклав дип аталучы дару юк. Әти-әниләрне шушы мәсьәлә борчый. Бу фактны фармацевтлар да раслады.

Соңгы тапкыр ул ким дигәндә 2 атна элек кайтартылган була. Иң кирәк вакытта - сезонлы авырулар арта башлаган чорда - ни өчен даруханәләрдә ул юк соң?

Амоксиклав кебек антибиотикларның бары тик табиб кушуы буенча гына кулланырга кирәклегенә Россия белгечләре басым ясый. Бүген аның даруханәдә булмавы да - кешеләрнең борчылып, запаска дип, алдан алып куюлары, һәм сезонлы авыруларның артуы белән бәйле диләр. Өстәвенә, составында амоксициллин булган препаратларны Россия фармацевтика оешмалары җитештерә, шуңа ул юкка чыкмаячак дип ышандыралар. Тулырак "Татарстан хәбәрләре" репортажында.


Комментарии 0

Аватар