Онлайн трансляция

Свернуть

«Фәрештә Регина» дип танылган волонтер Регина Иванова вафат булган

«Фәрештә Регина» дип танылган волонтер Регина Иванова вафат булган

https://tnv.ru

08 Декабрь 2022, 17:56

Кичә Казанның «Иман нуры» мәчетендә хәйрия бүлеге җитәкчесе, «Фәрештә Регина» дип танылган Регина Иванова вафат булган. Аңа 33 яшь булган.

Регина Вафинаның үзенчәлеге буе кечкенә булуда – 1 метр 16 сантиметр. Ул актив волонтер иде, күп балалы гаиләләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итеп яшәде.

«Ул авырмады, бары тик аның вакыты килеп җитте. Без аңлыйбыз: ул үзенчәлекле иде. Аллаһы тәгалә аның җанына шундый тән биргән. Андый кешеләр озак яшәми, күп дигәндә 35 яшькә кадәр. Ул аны үзе дә әйтә иде», – дип сөйләгән «Татар-информ» хәбәрчесенә «Иман Нуры» мәчете имамы урынбасары Ибраһим хәзрәт.

Регина Ивановага 33 яшь булган. Хушлашу мәрасиме бүген «Иман Нуры» мәчете янында булган. Регина Иванованы бүген Саба районының Шәмәрдән авылында җирләгәннәр.

Фото: Вконтакте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар