Онлайн трансляция

Свернуть

Буран, томан, кар: 17 декабрь Татарстанда һава торышы бозылачак

Буран, томан, кар: 17 декабрь Татарстанда һава торышы бозылачак

https://tnv.ru

16 Декабрь 2022, 16:19

2191

0

Буран, томан, кар: 17 декабрь Татарстанда һава торышы бозылачак
Шимбә, 17 декабрьдә, Татарстан җирлегендә кар яву, буран, урыны белән томан көтелә. Юлларда бозлавык саклана.

Синоптиклар фаразлары буенча, төнлә һава температурасы -5...-10 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -14 градуска кадәр җитәчәк. Көндез -1...-6 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә термометр баганалары -7...-9 градуска төшәчәк, аязган вакытта -11 градуска кадәр җитәчәк. Көндез шәһәрдә һава -2...-4 градус булачак.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров