Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кышкы каникулларны ике көнгә озайттылар

Татарстанда кышкы каникулларны ике көнгә озайттылар

https://tnv.ru

09 Январь 2023, 10:05

373

0

Татарстанда Мәктәп кышкы каникулларын язгы каникуллар хисабына ике көнгә озайттылар. Бу республикадагы суыклар белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Ведомствода -23 градуста мәктәпкә башлангыч сыйныф укучылары килмәсә була, дип искәрттеләр. Температура -25 градуска кадәр төшкәндә, өйдә шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары һәм авыл мәктәпләренең бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары кала ала.

- 30 градус булганда укудан 10-11 сыйныф укучылары азат ителә. Ә шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларына -32 градус салкында өйдә калырга рөхсәт ителә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар