Онлайн трансляция

Свернуть

12 гыйнварда Татарстанда -10 градуска кадәр җылытачак

12 гыйнварда Татарстанда -10 градуска кадәр җылытачак

https://tnv.ru

11 Январь 2023, 16:27

97

0

12 гыйнварда Татарстанда -10 градуска кадәр җылытачак
Пәнҗешәмбе, 12 гыйнварда, Татарстан җирлегендә сизелерлек итеп җылытачак, әмма көньяк-көнбатыштан исүче җил урыны белән 15 м/с кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә искәрттеләр.

Синоптиклар фаразлавынча, республикада төнлә һава температурасы -17..-22 градусгә кадәр төшәчәк, көньяк һәм көнчыгыш районнарда салкын -27 градуска кадәр артачак. Көндез -10..-15 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә термометр баганалары -31..-33 градус билгесенә төшәчәк. Көндез шәһәрдә һава -17..-19 градуска кадәр җитәчәк.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров