Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Карл Фукс урамында транспорт хәрәкәте һәм парковкасы чикләнгән

Казанда Карл Фукс урамында транспорт хәрәкәте һәм парковкасы чикләнгән

https://tnv.ru

19 Январь 2023, 10:07

Казанның Карл Фукс урамында, Большая Красная урамыннан Карл Маркс урамына кадәр, транспорт чаралары хәрәкәте һәм парковкасы вакытлыча чикләнгән. 

Чикләү терроризмга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кертелә, ул 2024 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Автомобиль йөртүчеләргә әйләнеп узу маршрутларын алдан планлаштырырга һәм куелган юл билгеләре буенча хәрәкәт итәргә киңәш итәләр.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар