Онлайн трансляция

Свернуть

Соңгы 5 елда без Республика территориясендәге юлларда ел саен 300ләп кеше үлгән

Соңгы 5 елда без Республика территориясендәге юлларда ел саен 300ләп кеше үлгән

https://tnv.ru

06 Февраль 2023, 12:03

64

0

Соңгы 5 елда без Республика территориясендәге юлларда ел саен 300ләп кеше үлгән
Хәтерләсәгез, моннан дистә еллар элек аварияләрдә кеше үлгән урыннарга һәйкәл куя башладылар. Соңгы вакытта ул бераз кимеде, әмма очрый әле. 2015нче елда Дәүләт Думасына моны тыю турындагы закон проекты да кертелгән иде, ләкин ул кабул ителмәде.
Әгәр дә бу күренеш дистә еллар элеккегечә дәвам итсә, безнең юл читләре зиратны хәтерләтер иде мөгаен.

Соңгы 5 елда без Республика территориясендәге юлларда ел саен 300ләп кешене югалтканбыз. 2018дә 379, 20дә 331, 22дә 306. Ләкин аларның һәммәсе кеше язмышы. Гомумән карасак, һәлак булучыларның саны кими бара. Бу — «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектында куелган бурыч. Дәүләти бурыч!

Узган атнада Казанда Президент зур җыелыш уздырды. Ул юллардагы хәлләр һәм андагы җаваплылык турында иде. Монда күп нәрсәне ачыктан-ачык сөйләделәр. Тәнкыйть тә мулдан эләкте. Без кеше үлеменә китергән аварияләрнең чын сәбәпләрен дә, районнардагы түрәләрнең бу эшкә мөнәсәбәтен дә күрдек.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров