Онлайн трансляция

Свернуть

7 февральдә Татарстанда кар яву һәм томан көтелә

7 февральдә Татарстанда кар яву һәм томан көтелә

https://tnv.ru

06 Февраль 2023, 17:26

200

0

7 февральдә Татарстанда кар яву һәм томан көтелә
Сишәмбе, 7 февральдә, Татарстан җирлегендә кар яву һәм аерым районнарда томан көтелә. Юлларда бозлавык, игътибарлы йөрегез.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, төнлә республикада һава температурасы -11..-16 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -17..-22 градуска кадәр суытачак. Көндез һава -8..-13 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар Казанда төнлә термометр баганалары -11..-13 градуска төшәчәк дип фаразлый. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы -9..-11 градуска җитәчәк.

Фото: oir.mobi

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров